news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев: Сайлаулар – илебез тормышында мөһим сәяси вакыйга

Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен 173 сайлау участогы булдырылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбрә итә.

«Россия Президентын сайлау югары дәрәҗәдә узсын өчен барлык шартлар тудырылган. Хакимият органнарының бурычы – халыкка ирекле рәвештә тавыш бирү мөмкинлекләре булдыру. Быел Россия Президентын сайлау 15-17 мартта иртәнге 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр була. Бу илебез тормышында мөһим сәяси вакыйга. Кыенлыклар булуга карамастан, илебез, Татарстан һәм Чаллы икътисады уңышлы эшли. Бу җәмгыятьнең, илебезнең күпмилләтле халкының бердәмлеген күрсәтә», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә.

Сайлау участокларына бара алмаганнар өйләрендә тавыш бирә ала. Моның өчен 17 мартта 14 сәгаткә кадәр участок сайлау комиссиясенә язмача яисә телдән гариза бирергә кирәк. Аннары сайлау участоклары хезмәткәрләре аларның өйләренә барып, сайлаталар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100