Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучыны беренче баласы туу белән котлады
Махсус хәрби операциядә катнашучы Малыш кушаматлы хәрби хезмәткәрнең гаиләсендә беренче бала туган. Яшь әти-әнине каршыларга аларның туганнары, якыннары, шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. Традиция буенча ул аларга шәһәрдән 100 мең сум һәм республикадан яңа туган сабыйлар өчен комплект тапшырды.
Хәрби хатыны бала тапканда янында булыр өчен барысын да эшләгәнен сөйләде. Балага Әмир дип исем кушканнар.
«Алданрак отпускка кайттым һәм бала тапканда хатыным янында булырга теләдем. Уңышлы килеп чыкты. Көтеп алган улыбыз туды», - дип шатлыгы белән уртаклашты хәрби хезмәткәр. Аның хатыны Светлана сөйләвенчә, йөкле булуы турында белгәч, иренә телеграмма һәм тест фотосын җибәргән. Хәрби башта ышанмаган.
Яшь әти-әнине котларга туганнары һәм якыннары килгән. Әмирнең әбисенең әнисе Камилә өченче оныкчыгы тууын әйтте.
«Беренче оныгым туды. Мин бик бәхетле, <...> яраткан киявем отпускка кайтты, ул янәшәбездә. Бик дулкынландыргыч», - диде Әмирнең Елена әбисе.
Әмирнең икенче әбисе Лилия хисләрен тыеп тора алмады. «Мин бик шат. Хис-кичерешләрем ташып чыга, сөйләшергә дә авыр», - диде ул.
Яңа туган сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алуда Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә катнашты. Ул 50дән артык баланың «крестный ата»сы булуы турында сөйләде. «Монда килеп, хәрбинең күзенә карап, рәхмәт сүзләре әйтү дулкынландыра. Әлбәттә, без аларның Җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын телибез», - диде ул.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз