Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Наил Мәһдиев: Махсус операциягә булышуны дәвам иттерү мөһим
Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә махсус операциядә катнашучыларга булышу эшен дәвам иттерүнең мөһимлеген әйтте.
Апрельдә чираттагы ярдәм партиясен туплап, хәрбиләргә җибәрү планлаштырыла. Наил Мәһдиев сүзләренчә, бу юнәлештә күпмедер алга китеш бар, оешмалар, предприятиеләр белән эшләү дә дәвам итә. Ул искәрткәнчә, моннан алда командирлар нәрсәләр кирәген хәбәр иткән, хәзер шул йөкләмәне үтәргә кирәк.
Мәһдиев Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗановның чираттагы гуманитар ярдәм җибәрүдә инициативасын аерым билгеләп үтте һәм шәһәрнең башка районнарын, шул исәптән Үзәк һәм Автозавод районнарын да бу эштә активрак катнашырга өндәде.
«Без егетләребезнең кайда хезмәт итүләрен беләбез, Чаллыдан чакырылган хәрбиләрдән мөрәҗәгатьләр бар. Шуңа күрә, гомуми координациядән тыш, безнең сугышчыларга районнар дәрәҗәсендә ярдәм итү мөһим. Шәһәрдә битараф булмаган кешеләр, Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, ярдәм итәргә әзер булган бизнес вәкилләре бар», – диде мэр.
Ул эшмәкәр Сергей Рачковны мисал итеп китерде, ул үзенең 10 млн сумына хәрбиләр өчен кирәкле җиһазлар сатып алган. Мәһдиев фикеренчә, бу очрак чын патриотизм үрнәге булып тора: кеше бизнес белән шөгыльләнеп кенә калмый, ә үзенең гражданлык җаваплылыгын да аңлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз