Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наил Мәһдиев махсус операция хәрбиләрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр белән очрашты. Сугышчыларга чираттагы шефлык ярдәме тапшырылды.
«Якынлашып килүче Җиңү көне белән котладык. Бәйрәм алдыннан дәүләт бүләкләре тапшырдык», - дип хәбәр итте Наил Мәһдиев.
Сәфәр барышында Татарстан Республикасы делегациясе шулай ук Курчатов шәһәрендә булды. Анда Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы оештырылды.
Элегрәк Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 40 тоннадан артык авырлыктагы шефлык ярдәме партиясе җибәрелде. Аның составына автомобиль, мотоцикллар, төзелеш материаллары, азык-төлек продуктлары, шулай ук хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар керде.

Фотолар: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз