news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Мәһдиев Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә башларга кушты

Наил Мәһдиев Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә башларга кушты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр советы утырышында Чаллыга нигез салынуга – 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнә башларга кушты. Ул кичә Россия Президенты Владимир Путинның ике юбилей датасын бәйрәм итү турында указ имзалавын искәртте.

«Бу (указ – Т-и иск.) – илебез һәм республика өчен мөһим документ. Чаллы шәһәренең, легендар «КАМАЗ»ларның туган иле буларак, дүрт йөз елга якын тарихы бар. КАМАЗ – илебезнең милли казанышы, милли бренд һәм, һичшиксез, шәһәрнең КАМАЗ үсеше һәм формалашудагы әһәмиятен аңлаган хәлдә, бу вакыйга бөтен Россия Федерациясе өчен дә мөһим», - дип искәртте Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы Россия Федерациясе җитәкчелеге һәм Владимир Путинга Автокалага уңай мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге документ барлыкка килсен өчен башкарылган эшнең җитдилеген искәртте.

«Без автогигант җитәкчелегенә – Сергей Когогинга, «КАМАЗ» ГАҖ директорлар советы рәисе Сергей Чемезовка, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Әлеге документ, һичшиксез, билгеле бер мөмкинлекләр бирә. Актив рәвештә бу ике юбилейга әзерләнәбез. Тиешле күрсәтмәләр, Россия Федерациясе Президентының указы бар», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot