Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наил Мәһдиев Чаллыдагы үзгәрешләр турында: Ишегалларына 50 ел беркем кереп карамады
Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә шәһәр ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы эш турында сөйләде. Ул ГЭС бистәсендәге 7нче комплексны мисалга китерде. Шушы көннәрдә анда эш сәфәре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Бу ишегалдын яңарту өчен республика программасы буенча 250 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Бу ишегаллары 1969 – 1971 елларда төзелгән. Шуннан бирле – 50 елдан артык – монда бернәрсә дә үзгәрмәде: юллары тар, яктылык юк, балалар мәйданчыклары тузган, парковка урыннары җитми. Йортлар тапшырылган да һәм шул вакыттан бирле игътибарсыз калган. Бүген болар барысы да үзгәрә: йортларга капиталь ремонт ясала, юллар киңәйтелде, заманча балалар зонасы һәм парковкалар барлыкка килде», – диде Наил Мәһдиев.
Мэр сүзләренчә, 7нче комплекста парковкалар саны 34 урыннан 137 урынга җиткән.
«Совет чорында бу кадәр машина булмаган. Бүген ихтыяҗлар да, шартлар да башка – без моны аңлыйбыз һәм уңайлы шәһәр мохите булдырабыз. Бер комплекска гына да 250 млн сум тотылды. Республика катнашыннан башка мондый суммаларны кайчан күрер идек? Беркайчан да», – диде ул.
Ул искәрткәнчә, ел саен Татарстанда ишегалларын төзекләндерү өчен «Безнең ишегалды» программасы буенча якынча 10 млрд сум бүлеп бирелә. 2025 елда материалларга һәм эшләрдә бәя артуны исәпкә алып, бу сумма якынча 11 млрд сумны тәшкил итә.
2020 елдан башлап, Чаллыда бу программа буенча 493 ишегалды яңартылган инде. Гомуми бәясе – якынча 8 млрд сум. Быел тагын 79 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла. 2026 елда тагын 69 ишегалды төзекләндереләчәк.
«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2020 елда эшли башлады. шушы вакыт эчендә Татарстанда 5174 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быел республиканың 16 муниципалитетында тагын 678 ишегалды тәртипкә салыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз