news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүчеләргә кар чистартуда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте

Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүчеләргә кар чистартуда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыда соңгы 5 көндә (17-21 январда) айлык нормада кар яуды. Нәтиҗәдә быел шәһәр урамнарыннан, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк кар чыгарылды. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» шул хакта яза.

«Без буранга әзер тордык. Муниципаль предприятиеләрдә эш яхшы оештырылды. Автомобиль юллары предприятиесеннән 220 техника, 100дән артык эшче шәһәр урамнарына чыкты. Шулай ук идарә итү компанияләреннән дә 1100 урам җыештыручы, 164 техника кар чистарту эшләренә җәлеп ителде», – диде җитәкче.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исә үз эш кораллары белән урамнарны, ишегалларын кардан чистартырга чыккан шәһәрдәшләргә рәхмәт әйтте.

«Авырлыклар кешеләрне берләштерә. Шәһәрне кардан чистартудан да шәһәрдәшләребез читтә калмады. Аларга зур рәхмәт», – диде мэр.

Шулай ук Наил Мәһдиев атна-ун көн эчендә тиешле хезмәтләргә юлларны, ишегалларын кардан арындырырга кирәк, дип искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot