news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев Чаллыда махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм турында сөйләде

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә Чаллыда нинди ярдәм күрсәтелүе турында «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

«Чаллы ул үзенчәлекле - креатив һәм актив кешеләр шәһәре. Комсомол яшьләр төзелеше тарихта үз эзен, аерым бер рух калдырган. Халык һәм армия бердәм дигәндә, бу Чаллы һәм чаллылылар турында, алар бүген сүз белән генә түгел, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә эш күрсәтеп ярдәм итәләр», - диде ул.

Мәһдиев сүзләренчә, бүген 2,5 меңләп Чаллы кешесе Ватан чикләрен саклый. Хәрбиләрнең гаиләләренең тормышы һәм көнкүреше белән бәйле барлык сорауларны шәһәр үз өстенә алган. Әтиләре махсус операциядә булган 500 дән артык Чаллы баласы икенче ел рәттән балалар бакчаларына бушлай йөри, 1,5 меңнән артык укучы бушлай туклана. 700дән артык кеше шәһәр бюджеты хисабына җәйге лагерьларда ял итә. 2 меңнән артык кешедә бушлай транспорт карталары.

«Бу шактый зур ярдәм. Моннан тыш, ире махсус хәрби операциядә булган һәр яшь әнине үзем балалар тудыру йортында каршы алам. 54 сабый инде минем кул аша үтте. Мин инде «крестный әти», - диде Наил Мәһдиев.

Чаллы мэры һәр әнигә 100 мең сум акча бирелүен әйтте. «Эш акчада гына түгел. Эш ирләре хәрби операция зонасында бурычын үтәгән хатын-кызларга - яшь әниләргә игътибарлы булуда. Шәһәрдә андый ярдәм чаралары шактый күп. Шәһәр хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәмгә актив җәлеп ителгән», - дип уртаклашты Мәһдиев.

Ул, шулай ук, шәһәр хәрби частьларга даими ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. Мэр үзе дә күптән түгел хәрбиләр белән очрашып, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан.

«Июньдә һәм июльдә хәрбиләребез белән очраштым. Игътибар һәм ярдәм, әлбәттә, җиңү безнеке булачагына ышаныч тудыра, монда шик юк», - дип белдерде Наил Мәһдиев.

  • Бүген иртәнге сәгать 8 дә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. Студиягә 60тан артык кунак, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, табиблар, район башлыклары, артистлар һәм башкалар килә.
  • Трансляция ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук YouTube һәм «Вконтакте» да Татарстан Республикасының рәсми төркемендә онлайн бара. Тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак түгел урыннардан турыдан-туры элемтәләр, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, сугышчыларга һәм гаиләләренә тиешле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.
  • Хәзер контрактлы хезмәт шартлары тагын да кызыгырлык. Татарстанда бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр алырга мөмкин, аннары ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк түләнә. Бу хакта тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоныннан белеп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100