news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев: Без – сугыш ветераннары белән аралаша алган соңгы буын

Наил Мәһдиев: Без – сугыш ветераннары белән аралаша алган соңгы буын
Фото: Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайты

Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәзерге буынның Бөек Ватан сугышы ветераннарын күреп калган соңгы буын булуын искәртеп узды.

«Бүген ветераннарның безнең рәхмәтне тоюларын һәм кирәкле ярдәмне вакытында алуларын телибез. Без ветераннар белән аралаша, турыдан-туры иң куркыныч сугыш тарихын ишетә алган соңгы буын. Хәзерге көндә Чаллыда 615 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Кызганыч, соңгы дүрт елда ветераннар саны ике тапкырдан да күбрәккә кимеде. Аларның иң яшенә - 98, иң өлкәненә – 103 яшь», – диде Наил Мәһдиев.

Ул сугышның Чаллыга да кагылуын әйтте.

«Бөек Ватан сугышы безнең шәһәрне дә читләтеп узмый. Яр Чаллы шәһәре һәм район базасында фронт өчен кирәкле белгечләр әзерләү буенча зур эшләр башкарыла. Снайперлар, саперлар, шәфкать туташлары әзерләү өчен 16 хәрби пункт оештырыла. Предприятеләр күпер җайланмалары, арба көпчәкләре, чаналар, аяк киемнәре әзерләү буенча хәрби заказлар үти. Шәһәрдә диңгез флотилиясе суднолары ремонтлана. Чаллыдан сугышка 14 мең кеше чакырылган Аларың һәр икенчесе сугыш кырыннан кайтмаган. 11 Чаллы кешесенә Советлар Союзы Герое исеме бирелде», – дип сөйләде Наил Мәһдиев.

Чаллы мэры Бөек Ватан сугышы ветераннары исеме мәңгеләштерелүе, аларга югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме күрсәтелүен дә билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100