news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Маганов: Нефтьчеләрнең максаты - халыкка имин һәм уңай шартлар тудыру

"Энергетика илебезнең иң мөһим өлкәләренең берсе. Без елына 365 тәүлек ялларсыз эшлибез", - диде "Татнефть" башлыгы.

(Әлмәт, 2 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Нефтьчеләрнең максаты - халыкка имин һәм уңай шартлар тудыруы. Бу хакта "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов Әлмәттә нефтьчеләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмнән соң журналистлар белән очрашуда әйтте.

Наил Маганов Әлмәттә нефтьчеләр көне бәйрәменең халыкка бу һөнәрнең әһәмиятен күрсәтү өчен уздырылганын билгеләп үтте.

"Без эш кешесенең бәйрәмен ясарга теләдек. Халыкка үзебезнең эшчәнлекне, эш коралларыбызны күрсәттек. Энергетика безнең илебезнең иң мөһим өлкәләренең берсе. Без иртән эшкә чыгабыз, кич кайтып керәбез, тәүлек әйләнәсендә, елына 365 көн ялларсыз эшлибез. җир астыннан алган энергияне халыкка җиткерү, имин һәм уңайлы шартлар тудыру - төп максатыбыз. Аларга ирешсәк, без бик шат", - дип сөйләде "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов.

Исегезгә төшерәбез, бүген Шашин исемендәге «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100