news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Маганов АКШның «Кремль доклады»на керде

Америка Финанс министрлыгының «кара исемлекләрендәге» фигурантлар билгеле булды.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов АКШ Финанс министрлыгы тарафыннан төзелгән «Кремль доклады»на керде.

Америка финанс ведомствосы Конгресска «Кремль доклады» исемлекләрен тәкъдим итте. Документка 210 исем кергән. Алар арасында Россиянең 100дән артык дәүләт хезмәткәре һәм 96 «Россия олигархы» бар. Докладның бер өлеше җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары өчен яшерен документлар рәтенә кертелгән.

Шул ук вакытта АКШ Финанс министрлыгында искәртүләренчә, әлегә аларга нинди дә булса санкцияләр яки чикләүләр янамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot