news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Шәһәр советы утырышында Татарстан Президенты катнашты

  (Яр Чаллы, 16 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Яр Чаллыда шәһәр советының XXXIII утырышы узды, анда Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов һәм башкарма комитет вазыйфаларын башкаручы Наил Мәһдиев финал турына узды. Күпчелек тавыш белән Наил Мәһдиев сайланды.

 Башкарма комитетның яңа җитәкчесе үз чыгышында хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне белдерде. Бу – җир асты юлларын ремонтлау, мәдәният объектлары төзелеше, шәһәр инфраструктурасы үсеше, сәнәгать һәм башка парклар төзелешен тәмамлау. “Шәһәр, элеккечә, кече һәм урта бизнеска игътибар бирәчәк, шул ук вакытта эре бизнесны да онытырга ярамый. Безнең барыбызга да “КАМАЗ” һәм башка предприятиеләрне үстерү зарур", - диде ул.

 Рөстәм Миңнеханов Башкарма комитетның яңа җитәкчесен котлады һәм уңышлар теләде. “Мондый эре шәһәрдә эшләү – җитәкчедән билгеле тәҗрибә таләп итә торган бик катлаулы һәм җаваплы бурыч. Яр Чаллы бай тарихка, традицияләргә ия, биредәге потенциалны саклау һәм гамәлгә ашыру зарур”, - диде ТР Президенты.

 Шәһәр советы утырышында Рөстәм Миңнеханов республиканың Җиңү паркын төзекләндерүдә ярдәм итәчәге турында белдерде.

 Яр Чаллы Кама сәнәгать кластеры үзәгендә урнашкан, бу шәһәргә яңа производстволар һәм булганнарын үстерергә ярдәм итә, дип искәртте Татарстан Президенты. “Чаллыда сәнәгать паркларын булдыру эше актив булырга тиеш, - дип белдерде республика башлыгы. – Шәһәр икътисадында кече һәм урта бизнесның өлеше 50 процентка җитәргә мөмкин, моның өчен мөмкинлекләр бар”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100