news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев: “Кече бизнеска ярдәм бик кирәк”

Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Чаллы каласы Башкарма комитеты җитәкчесе узып барганелга нәтиҗә ясады

  (Чаллы, 29 декабрь, «Татар-информ»). Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Чаллы каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев узып барган елга нәтиҗә ясады һәм 2015 елга өстенлекләрне билгеләде.

Бюджет үтәлеше буенча берникадәр профицит барлыкка килде, ул шәһәр хуҗалыгы кирәк-ярагына сарыф ителәчәк. Мәһдиев сүзләренә караганда, узып баручы елда р Чаллыда еспубликаның күп санлы программалары гамәлгә куелган: 8 балалар бакчасы төзелгән, 8 мәктәп һәм 140 торак йорт ремонтланган. Юлларны төзекләндерү буенча зур эш башкарылды, диде ул. Ел ахырында шәһәрнең иске яки яңа өлешен тоташтырган яңа трамвай линиясе эшләтеп җибәрелде. Трамвай линиясен үстерүгә республика 530 млн сум бүлеп бирде. “Моның өчен без Татарстан Республикасы Президентына һәм Хөкүмәтенә рәхмәтле. Яңа тармак гамәлгә куелу белән пассажирлар агымы артты”, - дип белдерде Наил Мәһдиев.

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклавынча, 2014 елны шәһәр яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Киләсе ел катлаулы булачак, хәзердән икътисади кризис йогынтысы сизелә. Бу шартларда кече һәм урта бизнеска аерым игътибар биреләчәк. Хәзер Чаллыда 50 меңләп кеше хезмәт куя. Шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең 29,9 мең субъекты эшчәнлек алып бара, шул исәптә 13,4 мең – кече предприятие, 16,5 мең – шәхси эшмәкәр. “2014 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан салым 10 процентка арткан”, - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. Чаллыда һәрвакыт инициативалы кешеләргә ярдәм иттеләр, дип ассызыклады ул. Шуңа күрә шәһәр двигательләр заводындагы янгыннан соңгы авыр вакытларны җиңеп чыкты. Хәзер автошәһәрчектә кече һәм урта бизнес уңышлы үсеш ала.

“Кече бизнеска барлык формаларда ярдәм итү зарур. Бигрәк тә 2015 елда катлаулы икътисади шартларда. Муниципалитет һәр мөрәҗәгатьне оператив карарга тиеш”, - диде Наил Мәһдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100