Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Наил Мәһдиев каз ярминкәләрендә актив катнашучы предприятиеләргә дипломнар тапшырды
Бүген мэрия каршындагы мәйданчыкта 105 сәүдә урыны ачылды
(Чаллы, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Чаллы каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев “Яңа ел казы” ярминкәсендә булды. Ул сәүдә урыннарын карады, фермерлар белән аралашты, тәкъдим ителгән продукцияләрнең кайсыларын татып карады. Чаллының 11 җәмәгать туклану предприятиесе пешекчеләре каз итеннән ризыклар әзерләү серләрен ачты.
Чаллы иҗат коллективлары “Яңа ел казы” ярминкәсенә бәйрәм төсмере өстәде. Наил Мәһдиев каз ярминкәләрендә актив катнашучы предприятиеләргә дипломнар тапшырды.
“Чаллыда традицион ярминкәләр бишенче ел рәттән үткәрелә һәм күп санлы сатучылар һәм сатып алучыларны бергә җыя. Продукция яхшы һәм экологик чиста. Без ярминкәгә районнардан килгән фермерларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.
Бүген мэрия каршындагы мәйданчыкта 105 сәүдә урыны ачылды. Т ның 19 районыннан килгән фермерлар арзан бәядән үз продукцияләрен сата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз