news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев: Алдан тавыш бирү - шәхси позициябезне белдерү

Чаллы мэры парламентның түбән палатасын формалаштыруны мөһим эш дип саный.

Наил Мәһдиев: Алдан тавыш бирү - шәхси позициябезне белдерү

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 23нче мәктәптә «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү этабында катнашты. Наил Мәһдиев фикеренчә, алдан тавыш бирү барышында шәхси позицияне белдерү төп бурыч булып тора. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

«Без шәһәрдә яшибез, эшлибез, балалар үстерәбез. Парламентның түбән палатасын формалаштыру бик мөһим. Әйтергә кирәк, Дәүләт Думасында Чаллыдан да вәкилләр бар. Исемлектә таныш фамилияләрне күрдем, бу кешеләрнең тормыш һәм сәяси тәҗрибәсе бар», — дип уртаклашты шәһәр башлыгы.

Тавыш бирү урынын куркынычсызлык чараларын исәпкә алып, актлар залында түгел, ә холлда оештырганнар. Мәһдиев Россия халкының илдә һәм сәясәттәге вазгыятькә битараф түгеллеген билгеләп үткән.

«Мин сайлау катнаштым. Участокка барып тавыш бирүем, онлайн рәвештә тавыш биргән кешеләрнең тавышы кебек үк, Татарстаннан Россия парламентының түбән палатасына исемлекне төзегәндә исәпкә алыныр дип уйлыйм», — диде ул.

Аның әйтүенчә, депутатлар закон чыгару белән генә шөгыльләнми, мөһим бурычларны да хәл итә: мәктәп, диспансер, театр һ.б. биналар төзүдә дә катнаша.

«Нәкъ менә шуның өчен без алдан тавыш бирүгә килергә чакырабыз. Быел сентябрьдә үтәчәк сайлауларга да килергә киңәш итәбез», — дип өстәде Наил Мәһдиев.

Бүген хисап участоклары санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, сәгать 8.00дән 20.00 гә кадәр эшли.

«Без 18 яше тулганнарны участокка килүләрен көтәбез, участокка алты электрон комиссия керә. Вакытыннан алда тавыш бирүчеләр дә бар», — дип хәбәр иткән 23 нче мәктәптә хисап комиссиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100