Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наил Мәһдиев: 2017 ел Чаллы икътисады өчен уңышлы булды
«КАМАЗ» предприятиесе ел нәтиҗәләре буенча 38,6 мең автомобиль эшләп чыгарачак. Бу, 2016 елга караганда, 11 процентка артыграк.
(Чаллы, 29 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев узып баручы елны шәһәр икътисады өчен уңышлы булды, диде. Автокала башлыгы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә 2017 елга башлангыч нәтиҗәләр ясады.
Ел нәтиҗәләре буенча территориаль тулай продукт күләме 194,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу – узган елгы күрсәткечтән 2 процентка артыграк. Сәнәгый җитештерү күләмнәренең артуы да күзәтелә.
«КАМАЗ» предприятиесе ел нәтиҗәләре буенча 38,6 мең автомобиль эшләп чыгарачак. Бу, 2016 елга караганда, 11 процентка артыграк.
«Бу әле төгәл саннар түгел. Ахыргы нәтиҗәләрне ТР Дәүләт статистика комитеты март аенда игълан итәчәк. Әмма бүген үк Автокала икътисадының бер урында тормавын, алга таба хәрәкәт итүен күрәбез», - диде Наил Мәһдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз