news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Җиһаншина: Суррогатлык – ул бизнес

Россия Федерация Советына илдә суррогатлыкны тыю турында закон проекты тәкъдим ителде.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова). Дин белгечләре дә суррогатлыкка каршы. «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына биргән интервьюсында Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина: «Суррогатлык – ул бизнес. Ул хатын-кыз үзенең карынында баланы үстереп сата. Ул бит изгелек эшлим дип ашыкмый, мәрхәмәтлелек турында сүз бармый», - дип белдерде

Владимир өлкәсе сенаторы, сәясәтче Антон Беляков Федерация Советына яңа тәкъдим ясады. Ул суррогат әниләрнең башка гаиләләргә бала табып бирүгә каршы закон проекты әзерләгән. Депутат балалар катнашында табышлы бизнес чәчәк ата, дип саный.
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100