news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Җиһаншина: Мөселман хатын-кызларының II съездын 2012 елда без үткәрдек

“Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова исә 1917 елгы съездның дәвамчысы дип бүген ачылган Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын саный.

Наилә Җиһаншина: Мөселман хатын-кызларының II съездын 2012 елда без үткәрдек
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россия мөселман хатын-кызларының II съезды 2012 елда үткәрелгән, быел көзгә III Россия мөселман хатын-кызлары съезды булырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әйтте.

Зур тарихи вакыйга булган I Россия мөселман хатын-кызларының съезды 1917 елда үткән һәм ХХ гасырда аның икенчесе булмаган. Наилә Җиһаншина фикеренчә, 2012 елда үткәрелгән һәм быел үткәреләчәк әлеге съездлар 1917 елда булган Россия мөселман хатын-кызларының съездының яңа гасырдагы дәвамы булып тора.

“1917 елдан бирле мөселман татар хатын-кызларының андый масштабтагы корылтае булганы юк иде. Съезд делегатлары булып Россиянең 42 регионыннан хатын-кызлар килүе 1912 ел өчен зур масштаб иде”, - ди Наилә Җиһаншина.

Наилә Җиһаншина яңа корылтайда социаль эшмәкәрләк проблемаларына игътибар юнәлтү кирәклеген әйтә. “Хатын-кызларның эше юк, мөселман хатын-кызларының да шул исәптән. Безгә шушы юнәлешне күтәреп, хатын-кызлары эшле ясау бурычы тора. Игътибарны юнәлтергә ниятлибез”, - ди ул.

Бүген Казанда ачылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды да үзен беренче съездның дәвамчысы дип саный. Аның оештыручысы Кадрия Идрисова үзе бу хакта белдерде. “Беренче мөселман хатын-кызлары съезды 1917 елның 24 апрелендә үткән. 102 елдан соң без икенче съездны үткәрергә булдык. Без бу вакыйганы кайтарырга телибез”, - дигән иде ул “Татар-информ”га.

“Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. Анда тигез хокук өчен көрәшкә, бөтендөнья хатын-кызлары берләшүгә өндәгән лозунглар була. Корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Корылтайны мәркәз бюро Рәисәсе, Казаннан Хәдичә Таначева ача”, - диелә съездның пресс-релизында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100