news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Җиһаншина: Җир йөзендә Мьянма мөселманнарын якларлык көч юкмыни?

Кимсетелгәннәрне бергәләшеп якларга кирәк, ди Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе.

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Җир йөзендә иң бәхетсез халык – рохинджалар. Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Моннан ярты ел элек чамасы Интернетта Җир шарындагы иң бәхетсез халык кемнәр дигән мәгълүмат эзләгән идем, - ди Наилә Җиһаншина. – Миңа Мьянмадагы рохинджа халкы дигән җавап килде. Африка илләре халкы булыр дип көткән идем. Ком чүле, су, ризык юк, дигәндәй. Африкада яшәүче ач-ялангач, сусаган халык та бәхетлерәк икән, чөнки аларның басып йөрергә җирләре бар. Җирең бар икән, син бәхетле. Аларны туган илләреннән беркем кумый, рәнҗетми. Алар анда хуҗа, ә хуҗа булгач, ач халык та бәхетле була икән дигән фикергә килдем.

Ә рохинджа халкын ничә ел куалар, кимсетәләр. Иң бәхетсез халык алар  булып чыкты. Бу Җир шарында күпме халык яши, һәрберсенең иле, җире бар. Сан буенча миллионннан гына артып киткән рохинджаларны якларлык көч юк микәнни? Без бит инде хайванны да, табигатьне дә, кимсетелгәннәрне дә яклыйбыз дип тәрбияләнгән кешеләр. Шушы кимсетелгән мескен халыкка дөнья белән бергәләшеп ярдәм итә алмыйбызмы? Бу очракта христианмы, мөселманмы - мөһим түгел. Берләшеп ярдәм итәргә бурычлыбыз. Мьянмадагы мөселманнар язмышы мине бик борчый”, - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100