news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Галәветдинов Мари Элда татар-башкорт көрәше мәктәбен яңадан ачарга кирәк дип саный

Оптимальләштерү программасына эләгеп, мәктәп ябылды, көрәш секция рәвешендә генә калды, дип борчылуын белдерде Мари Эл көрәш федерациясе рәисе.

Наил Галәветдинов Мари Элда татар-башкорт көрәше мәктәбен яңадан ачарга кирәк дип саный
Алсу Исмәгыйлева

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Мари Эл республикасының көрәш һәм билбаулы көрәш федерациясе рәисе Наил Галәветдинов республикада татар-башкорт көрәше мәктәбе ябылуына борчылу белдерде. Ул Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевтан мәктәпне яңадан ачуда ярдәм сорады.

“Хөкүмәт 2007 елда Мари Элда татар-башкорт мәктәбе оештырган иде. 2017 елда, оптимальләштерү программасына эләгеп, мәктәп ябылды, көрәш секция рәвешендә генә калды”, - дип сөйләде Наил Галәветдинов.

Ул мәктәпнең 10 ел эшләү дәверендә 6 спорт мастеры әзерләвен әйтте. Алар арасында Көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют батыр калган Муса Галләмовны атады. “Грек-рим көрәше буенча мәктәпне калдырдылар, гәрчә аларның нәтиҗәләре безнекеннән күпкә начар иде. Хәтта ирекле көрәшне дә калдырдылар. Ә татар-башкорт көрәше мәктәбен яптылар”, - дип сөйләде федерация рәисе.

“Хәзер аерым мәктәп булмагач, гомуми составта безнең тренерлар да юк”, - дип аңлатты Наил Галәветдинов.

Милли Шура рәисе әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышырга әзер булуын әйтте. “Безнең федерация (Татарстан көрәш федерациясе – ТИ) ягыннан да әйтербез, башлыкка хат та язармын”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100