news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Галәветдинов быел федераль Сабан туенда көрәштә жирәбә булмаска тиеш дип искәртә

Мари Эл көрәш федерациясе рәисе былтыр төп бүләккә дигән машинаны жирәбә буенча уйнату зур ыгы-зыгы китереп чыгарганын искә төшерде.

Наил Галәветдинов быел федераль Сабан туенда көрәштә жирәбә булмаска тиеш дип искәртә
Абдул Фархан/архив

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Мари Эл республикасының көрәш федерациясе рәисе Наил Галәветдинов былтыр Чабаксарда федераль Сабан туе батырын жирәбә буенча билгеләү нәтиҗәсендә зур ыгы-зыгы купканын искәртә һәм быел андый хәл булмасын иде дип өметләнүен белдерә. Бу фикерен ул Йошкар-Олада ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда җиткерде.

  • Былтыр 7 июльдә Чабаксар шәһәрендә узган федераль Сабан туенда көрәш өчен төп бүләкне – Татарстан куйган автомобильне – жирәбә буенча уйнаттылар. Шулай итеп, бүләк абсолют батыр калган Муса Галләмовка түгел, ә жирәбәне тартып чыгарган Ринас Сатдаровка эләкте. Бу вакыйга көрәшчеләр һәм хөкемдарлар арасында бәхәс кузгатты.

Мари Эл республикасының көрәш һәм билбаулы көрәш федерациясе рәисе Наил Галәветдинов: “Чувашиядә узган федераль Сабан туенда тоттылар да, йөзлектәге генә дә түгел, беренче меңлеккә дә кермәгән көрәшчегә машина бирделәр! Бөтенесенең һушы китте», - дип ризасызлыгын белдерде. “Кем җиңә – шул машина ала” булырга тиеш, диде ул.

“Быелга нинди тәкъдим: барысын да – татарстанлыларны да, Мари Элны да көрәштерергә кирәк”, - диде Наил Галәветдинов (былтыр, кагыйдәләр буенча, абсолют батыр титулына Татарстан көршчеләре дәгъвалый алмады – ТИ).

Ул шулай ук федераль Сабан туенда төп приз итеп бер автомобиль түгел, ә һәр авырлык категориясенә 200-300 мең сумлык бүләкләр булдырырга тәкъдим итте.

  • Быел федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә 9 июньдә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100