Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наилә Гәрәева: “Әтнә сәхнәсендә уйнау - миңа бик зур дәрәҗә”
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә 22-23 июньдә Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” спектакленең премьерасы булды.
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә 22-23 июньдә Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” спектакленең премьерасы булды, дип яза җирле басма.
Әлеге спектакльне әзерләгәннәрен ишеткәч театр сөючеләр дулкынланып көтте. Шатланды да, борчылды да. Ана ролендә Әтнә театры куйган һәр спектакльне карап барган әтнәлеләрнең якташы, Г.Камал театры сәхнәсендә Ана образын күп мәртәбәләр башкарган Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, РФ атказанган, Татарстанның халык артисткасы, әтнәлеләрнең якташы Наилә апа Гәрәева уйныйсын ишеткәч куандык, чөнки театрыбыз өчен бу мәртәбә. Борчылдык, артистларыбыз шул югарылыкта уйный алырлармы? Әсәр беренче карашка гади генә кебек күренсә дә, персонажларның эчке, каршылыклы дөньясын тамашачыларга җиткерәсе бар. 40 ел элек уйнала башлаган бу спектакльне карамаган калмады, телевизор экраннарында да күп мәртәбәләр кабатлап күрсәтелде. “Әни килде”нең ун телгә тәрҗемә ителеп, СССРның тагын кырыклап театры сәхнәсендә куелуы турында да мәгълүмат бар. Күптән түгел оешкан театр артистларының уйнавы бу фондта югалып калмасмы? Башкалар янәшәсендә Әтнә театры бу спектакльне куеп, үз сүзен әйтә алырмы?
Спектакль тәмамлангач, Наилә апа Гәрәева: “Әтнә сәхнәсендә уйнау миңа бик зур дәрәҗә, чакырганыгызга да, артистларга да, тамашачыларым сезгә дә”, дип үзенең күңел түрендәге хисләрен җиткерде.
Театраль сабантуй алдыннан Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры тамашачыларына менә шундый бүләк ясады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз