Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наилә Фатехова иҗатының 30 еллыгына “Бер күрешү – үзе бер гомер” концерт программасы тәкъдим итә
Анда татар җыр сәнгатенең тере легендасы Илһам Шакиров та катнашыр дип көтелә, актер Марат Бәшәров беренче тапкыр зур сәхнәдән татарча җырлый!
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Үзенең иҗади эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышлап, Мәскәү сандугачы Наилә Фатехова “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән концерт программасы әзерли. Программаның режиссеры – Чулпан Закирова. Оештыру эшләрен "Рух" продюсерлык үзәге башкара, шулай ук Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәм итә.
Апрельның беренче көнендә илебез йөрәгендәге Крокус Сити Холл (Crocus City Hall) концерт залында булачак концертта татар җыр сәнгатенең тере легендасы Илһам Шакиров та катнашыр дип көтәбез, бу уникаль программада һәркем үзе өчен кызыклы номерлар табар дип уйлыйбыз, ди Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Н.Фатехова. Мәскәү татарларын янә бергә җыячак шундый зур мәдәни чарада татар эстрадасы йолдызларыннан Ренат Ибраһимов, Хәния Фәрхи, Филүс Каһиров, Роза Хәбибуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Илсаф, Айрат Сафин катнаша. Шулай ук Татарстан башкаласыннан “Казан” бию ансамбле бара, Наилә Фатехова җитәкчелегендәге рухи аһәңнәр башкаручы “Мәдинә”/”Медина” ансамбле чыгышларын әзерли, 90 нчы еллар кумиры “На-На” төркеме сәхнә тота. Мәскәү татарлары көтеп ала торган шундый мәдәни бәйрәмне алып барырга Россиянең танылган театр һәм кино актеры Марат Бәшәров чакырылган, ул хәтта үзебезнең туган телебездә җырларга ниятли. Шул рәвешле, ул үзенең осталыгын милләттәшләребез өчен беренче тапкыр яңа сыйфатта күрсәтәчәк.
“Бу - сюрпризларның иң зурлары, ләкин планда тагын бар”, - дип, Наилә Фатехова концертта очрашуга чакыра. Билетларга заказ бирү мәсьәләсендә kassir@ru электрон адресы һәм 8(906) 032-90-80, 8(499)265-29-29, 8(903) 973-70-87, 8(985)200-30-20, 8 (915)387-82-45 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз