news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Дунаевка бирелеп өлгермәгән медаль хатыны Татьянага тапшырылды

Наил Дунаевка бирелеп өлгермәгән медаль хатыны Татьянага тапшырылды
Камал театрының матбугат үзәге

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаевка бирелеп өлгермәгән ТАССР оешуның 100 еллыгы медале артистның хатыны Татьяна Дунаевага тапшырылды.

Камал театрының Кече залында татар театрының легендар шәхесләре, данлыклы щепкинчылар Наил Дунаев һәм Нәҗибә Ихсанованы искә алу кичәсе узды. Кичәнең беренче өлеше яше белән өлкәнрәк булган Наил Дунаевка багышланса, икенче өлешендә Нәҗибә Ихсанова зурланды.

«Бик матур кичә бара. Мин аны ике бөек шәхесебез – Наил абый һәм Нәҗибә апаны искә алу түгел, тагын бер тапкыр зурлау, олылау кичәсе дип әйтер идем. Алар гел арабызда кебек», диде сәхнәгә чыккан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

«Наил абый алдында үтәлмәгән бурычыбыз калган иде. Ул республикабыз төзелүгә 100 еллык медаленә лаек булган иде, без аны тапшыра алмыйча калдык. Ул республика үсешенә гаҗәеп зур өлеш керткән шәхесебез», дип дәвам итте ул.

Медальне кабул итеп алырга сәхнәгә чыккан Татьяна Дунаева Наил Дунаев турында истәлекләре белән уртаклашты.

Нәҗибә Ихсановага бәйле җылы истәлекләрне аның бертуганы Роза Байбикова сөйләде. Кичә азагында сәхнәгә Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров һәм Ренат Таҗетдинов чыкты.

Кичә легендар шәхесләрнең 85 еллыгы уңаеннан оештырылган. Кичә дәвамында Наил Дунаев һәм Нәҗибә Ихсанованың хезмәттәшләре, укучылары һәм туганнары истәлекләре белән бүлеште, иҗади номерлар, видео өзекләр тәкъдим ителде.

«Сагынабыз сезне» кичәсенең сценарий авторы һәм алып баручысы - Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова. Кичәнең икенче алып баручысы - Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100