news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Дунаев: Рольләргә билгеләгәндә, керәшен булуым истә тотылмады

Артист барлык диннәрнең дә кешеләрне аңлашып, тату яшәргә өндәвен билгеләп үтте.

Наил Дунаев: Рольләргә билгеләгәндә, керәшен булуым истә тотылмады
Расих Фасхутдинов

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Алёна Низамова).  Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Наил Дунаев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруының чираттагы кунагы булды. «Гөргери кияүләре»ндә - Гөргери-Григорий, «Илгизәр+Вера» спектаклендә - Алексей, «Банкрот» спектаклендә - Василий Дмитриевич рольләрен башкарган Наил Дунаев:«Ул рольләрдә минем керәшен булуым, исемемнең Николай булуы бернинди катнашы булмады. Актерларны рольләргә мәгънәви яктан сайлыйлар иде, дип уйлыйм»,- дип белдерде.

Әңгәмә барышында Николай Дунаев һәр кеше өчен дә гаиләнең иң әһәмиятле таяну ноктасы булуын, тулы, тигез тормыш – кешенең иң зур бәхете дигән фикерләре белән бүлеште. «Илнең бәхете аерым гаиләләрдән тора. Муллалар да, поплар да "тату яшәгез, татулыкка ни җитә", ди. Тигез яшәү - иң зур бәхет», - дип гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100