news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Баһаутдинова ТФБ турында: «Бу - гадәти базар вәзгыяте»

Берьюлы өч банк лицензиясен алуны икътисад фәннәре докторы: бик авыр кабул ителсә дә, чиктән тыш хәл түгел, дип җиткерде.

Наилә Баһаутдинова ТФБ турында: «Бу - гадәти базар вәзгыяте»
Александр Эшкинин

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). ТФБ тирәсендәге вәзгыятьтә төп проблема халыкның кемдер килеп, барысын да хәл итүен көтүе, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры, икътисад фәннәре докторы Наилә Баһаутдинова. Тулаем алганда, република финанс өлкәсе вәзгыяте системалы кризис характерында түгел.

«Бу системалы кризис түгел — бу нормаль базар вәзгыяте, авырлык шунда – барысы да бер көнне булды. Кешеләрнең кемдер килеп, барысын да хәл итүен көтүе кызганыч. Алтын балык вакытлары үтте. Һәркем вәзгыятьне  үзе чамаларга тиеш», - дип билгеләп үтте Наилә Баһаутдинова.

Ул Үзәк банк тарафыннан әлеге сәясәтнең берничә ел алып барылуын һәм әлеге хәлнең ул кадәр үк көтелмәгән түгеллеген җиткерде. «Шунысы кыен, болар бер үк вакытта һәм бер урында булды. Ә соңгы ярты ел эчендә Үзәк банк бер генә түгел, 100ләп лицензияне алды. Үзәк банк үз тәртибен сала, Россиядә банк системасын тиешле дәрәҗәгә китерә», — дип сөйләде Баһаутдинова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100