news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Ахунова: Зәйнәп Максудовага багышланган хезмәттә автор дөрес мәгълүмат бирмәгән

Язучы фикеренчә, Әлфрид Бостанов, галимәнең унбер баласы булуы хакында язып, хата җибәргән.

Наилә Ахунова: Зәйнәп Максудовага багышланган хезмәттә автор дөрес мәгълүмат бирмәгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы, шагыйрә Наилә Ахунова «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәте авторы Әлфрид Бостанов борынгы татар әдәбиятын һәм кулъязмаларын өйрәнүгә зур өлеш керткән Зәйнәп ханым турында дөрес мәгълүмат бирмәвен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Зәйнәп Максудова китапханәсе» китабының кереш сүзендә аның унбер баласы турында юллар бар. «Үләренә бер ел кала Зәйнәп Максудова көндәлегендә «Мин үстергән унбер бала кайда соң?» дип яза,- ди Әлфрид Бостанов. Чынлыкта исә, аның өч баласы булган: Рөстәм, Равил һәм Гөлнара. Әлфрид унбер баланы кайдан алып язды икән? Бу мәгълүмат бөтен җиргә таралган», — диде ул.

Наилә Ахунова сүзләренчә, алар моңа ачыклык кертер өчен, туганы Илгизә Ким белән архивка барган.

«Бөтенебез аптырап калды. Мин Әлфрид Бостановка сорау биреп, хат яздым. Ул әлегә кадәр бер сүз дә әйтмәде. Көтәбез», — дип сөйләде ул.

«Моннан тыш, Зәйнәп апаны беркем дә карамады, диделәр. Кызы Гөлнара белән шәхсән үзем таныш идем. Ул Зәйнәп апаның барлык материалын саклады, тапшырды. Гөлнара — медицина фәннәре кандидаты. Фәридә Закирова белән Илгизә Кимның әлеге хезмәтне язуда рольләре гаять зур. Алар ярдәмендә генә Әлфрид Бостановка архивка керү мөмкинлеге бирелде. Булдыра алганча ярдәм иттек», — диде Наилә Ахунова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100