news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Наилә Ахунова: “Әтиебез һәм гаиләбез архивын “Кояшлы шәһәр” мәктәбенә тапшырабыз”
Бүген – 4 нче июньдә моннан 8 ел элек татар классигы Гариф Ахунов вафат булган
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында Татарстанның халык язучысы, ТР Фәннәр академиясенең хөрмәтле академигы, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исмендәге дәүләт премияләре лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф (Гарифҗан) Ахунҗан улы Ахунов исемендәге урам ачылды. Тантанада аның кызы Наилә Ахунова да катнашты.
Ул нәкъ менә 4 нче июнь көнне - моннан 8 ел элек - әтисе Гариф Ахуновның вафат булуын, шуңа күрә бүгенге көннең сагышлы бәйрәм, аның республика һәм шәһәр өчен тарихи көн булуын әйтеп үтте.
Журналистлар белән очрашу вакытында ул озак еллар дәверендә Гариф Ахуновның һәм аның гаиләсенең зур гына архивы җыелуын хәбәр итте. “Безнең Казаныбыз үзе бер кояшлы шәһәр булсын. Бу урамда мәктәп булачак дип әйттеләр. Без әтиебезнең архивын шушы мәктәпнең китапханәсенә бирергә җыенабыз”, - дигән теләген җиткерде Наилә Ахунова.
Гариф Ахунов исемендәге урамның “Кояшлы шәһәр” торак комплексында ачылу нисбәтеннән, Наилә Ахунова бу микрорайон җитәкчелегенә, Казан шәһәре мэриясенә һәм республика Хөкүмәтенә, ТР Язучылар берлегенә рәхмәт хисләрен җиткерде. “Безнең өчен бүген әһәмиятле, дулкынландыргыч көн. Өлкән буын кешеләре (шул исәптән минем әтием дә) аркасында, Казан шәһәре талантлы кешеләре белән дан тота. Әтием кешеләргә ярдәм иткән, һәрвакыт ачык, көләч йөзле булган. Аның исемендәге урамның “Кояшлы шәһәр”дә ачылуы да безнең өчен ниндидер бер мәгънәгә ия ”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot