news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәҗибә Сафина: Дөньяда ихлас халыкның теле калачак, яшәячәк, үсәчәк

Күренекле шагыйрә, публицист, журналист, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина татар теленең киләчәге турындагы фикерләре белән уртакалашты.

Нәҗибә Сафина: Дөньяда ихлас халыкның теле калачак, яшәячәк, үсәчәк
Фото: Рамил Гали

«Хәзер «дөньяда кайсы тел калыр икән» дип сөйлиләр. Белмиләр нинди тел каласын. Ихлас халыкның теле калачак, дип уйлыйм. Нинди халык дөньяга үзенең хак сүзен әйтә, нинди халыкның хак сүзе әләм булып халыкны ияртә ала – менә шул халыкның теле калачак, яшәячәк, үсәчәк.

Безнең тел бит үз вакытында бик югары бәяләнгән, дөньякүләм аралашу теле булган. Төрки халыклар сан буенча да никадәр күп! Сан ул, уйлап карасаң, бик зур әйбер. Сыйфатсыз сан, әлбәттә, сан түгел, ләкин безнең төрки халыкны сыйфатсыз дип әйтмәс идем. Төрки халыкны, беренче чиратта, иманлы халык дип әйтәләр. Иманлы – вөҗданлы дигән сүз», – ди ул.

Нәҗибә Сафина белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot