news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Находканың татар-башкорт җәмгыяте ун еллыгын билгеләп үтте

Оешманың зур милли-мәдәни проектларыннан берсе – “Татарский век на берегу океана” җыентыгы.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”) Россиянең Приморье крае Находка шәһәрендәге “Туган тел” татар-башкорт оешмасы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.  Бүгенге көндә әлеге оешма 500гә якын кешене берләштерә: алар барысы да төбәкнең һәм шәһәрнең милли-мәдәни тормышында актив катнашып яши, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

Милли оешманы юбилее белән тантаналы төстә Находка шәһәре башлыгы ярдәмчесе Николай Усов, шәһәр хакимияте карамагындагы Милләтләр эшләре буенча совет вәкилләре тәбрик иткән. Әйтергә кирәк, “Туган тел”нең рәисе Нуретдин Садретдинов та бу советның әгъзасы булып тора.

Юбилей уңаеннан оешманың соңгы зур милли-мәдәни проектларыннан берсе – “Татарский век на берегу океана” җыентыгы. Ул Приморье краена XX гасыр башыннан күпләп килеп төпләнә башлаган татарлар тормышына багышланган. Мәгълүматларны тупларга “Туган тел” әгъзалары, мәктәп укучылары, студентлар ярдәм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot