Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нагуманова 2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципаль районнар белән видео-конференц-элемтә режимында үткән киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Наилә Нагуманова сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада милекчеләр җыелышлары беркетмәләренең әзерлеге 550 документ тәшкил иткән. Тагын 10 беркетмә рәсмиләштерү стадиясендә.
Параллель рәвештә төзекләндерү схемалары әзерләнә. Схемаларны йөз процентка Бөгелмә, Алабуга, Зәй һәм Чистай районнары, шулай ук Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Вахитов һәм Идел Буе районнары тәкъдим иткән. Шул ук вакытта Наилә Нагуманова әйтүенчә, Лаеш һәм Лениногорск районнары әлегә бер схема да тәкъдим итмәгән.
«Юл картасы» нигезендә, республикада проектлар турында беренчел фикер алышулар һәм беркетмәләрне халык белән килештерү эше төгәлләнгән. Февраль уртасында кирәкле җиһазлар сатып алынган. Балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук урам җиһазлары белән тәэмин итүчеләргә аванс түләүләр бирелгән, җиһазларны Татарстан складларына китерү графиклары рәсми рәвештә килештерелгән.
Фонд директоры билгеләп үткәнчә, 14-27 февральдә халыктан килгән шикаятьләр саны кимү күзәтелгән. Әмма мөрәҗәгатьләрне карау барышында берничә кискен проблема ачыкланган.
Наилә Нагуманова хәбәр иткәнчә, ишегалларыннан чүп-чарны вакытында чыгармау һәм каты коммуналь калдыклар мәйданчыкларын җыештырмау турында мөрәҗәгатьләр күп килгән. Шулай ук антисанитар шартлардан зарланучылар күп булган.
Программа белгечләре кышын территорияләрне тәртиптә тоту сыйфатын тикшерү өчен күчмә тикшерүләр үткәрүне дәвам итә. Югары Ослан һәм Чистай районнарында үткәрелгән инспекцияләрдән соң проект кураторлары киләсе тикшерүләргә чыгарга әзерләнә. 2-13 мартта белгечләр республиканың Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә һәм Менделеевск районнарындагы вазгыять белән танышырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз