news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нагуманов Әлмәттә сайлауларны максималь сыйфатлы форматта оештырырга кушты

Нагуманов Әлмәттә сайлауларны максималь сыйфатлы форматта оештырырга кушты
Фото: Әлмәт ТВ

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов гражданнарга тавыш бирү өчен лаеклы шартлар оештырырга кушты. Бу турыда «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«15 мартта 8.00 сәгатьтә сайлау участоклары ачылачак һәм алар 17 мартта сәгать 20.00 сәгатьтә ябылачак. Бөтен ил буенча, шул исәптән Әлмәт районында да, Россия Федерациясе Президентын сайлау өчен участоклар эшләячәк», – диде ул.

Район башлыгы шулай ук булачак вакыйганың әһәмиятен искәртте.

«Мөгаен, безне көткән бу сәяси вакыйганың әһәмияте турында беркем өчен дә тулыландырырга һәм кабатларга кирәкми. Сайлаулар эксцесслар, катлаулыклар һәм проблемаларсыз узсын өчен тавыш бирү процессын максималь сыйфатлы форматта оештыруны сорыйм», — дип билгеләп үтте Нагуманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot