Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Владимир Шумейков бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Владимир Георгиевич Шумейков бүген йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Владимир Георгиевич 1926 елның 14 маенда Волгоград өлкәсендә эшчеләр гаиләсендә туган. Пенсиягә чыкканчы Белоруссиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның гомуми хезмәт стажы 54 ел тәшкил итә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Владимир Шумейков юбилей бүләкләре, «Батырлык өчен» медале һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз