news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфигулла Аширов: Балаларыбызга мирас итеп нәрсә калдырабыз?

Нәфигулла Аширов: Балаларыбызга мирас итеп нәрсә калдырабыз?
Владимир Васильев

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында дини мирас турында уйланырга тәкъдим итте.

«Бүген Коръәннең Казан басмасын чыгаруга багышланган истәлек тактасын ачтык. Анда тарихыбыз, зур мирас булып калган Коръәннең Казан басмасы турында матур сүзләр булды. Бу мирасны калдырган кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында әҗер савапларын алалар. Ләкин бүген шул мирастан татар халкы ничек файдалана? Ул мирас ничек хезмәт итә? Ул мирас көндәлек тормышыбызда, балалар тәрбияләүдә, бер-беребез белән элемтәдә тәэсир итәме? Уйлап карыйк», - дип мөрәҗәгать итте Нәфигулла хәзрәт Аширов.

Ул татар халкы тарихта дини хезмәте белән дә танылган милләт булуын ассызыклады. «Кайбер көчләр татар халкын таркатырга тырыша, ләкин Аллаһы Тәгалә бу хәйләләргә юл ачмас дип өмет итәм», - диде.

«Ата-бабаларыбыз безнең алга Казан басмасын куйган кебек, без балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Чапан-чалмаларны калдырабызмы? Яки шул Коръәннең мәгънәсен күңелләренә сеңдереп, калеб-йөрәкләренә кертеп, алар да балаларын шул юлда тәрбияләргә өйрәтәбезме? Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!» - дигән теләктә калды мөфти.

Нәфигулла Аширов Курган өлкәсе Йолдыз авылындагы янгын турында да сүз кузгатты. «Бөтендөнья татар конгерссында булдык, бөтен бүлмәләре Йолдыз авылы халкы өчен ярдәм белән тулган. Башка мәчетләребез дә ярдәм итсә иде. Татарстаныбыз бу зур эштән читтә калмас дип өмет итәбез». - дип әйтте.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100