news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфыйгулла Аширов: Аллаһы Тәгалә бердәмлек дип боергач, без шуңа омтылырга тиеш

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов бердәмлек Аллаһы Тәгаләдән боерык булуын искәртте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповка сөйләгән.

«Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә, милли, дини бердәмлек булсын, дип боера. Оештыру ягыннан бердәмлек булу шарт түгел, рухи бердәмлек булырга тиеш. Төрле дини идарәләр, төрле дәүләтләр булсын, дини нигезләр бер булса, шуның аша бердәмлекне таба алабыз. Әгәр динебез нигезләре туры килмәсә, мөселман булса да, бердәмләшә алмыйбыз», – дип билгеләп узды Нәфыйгулла хәзрәт Аширов.

Ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы белән дә бердәм эш күптән алып барылуын искәртте. «Аллаһы Тәгалә бердәмлек дип боергач, без шуңа омтылырга тиеш. Ул тарафларга зур адымнар белән барабыз», – диде.

«Дин кешенең рухын саклый. Татар милләтенең иң зур проблемасы – татар милләтен аерырга тырышучылар күп. Төрле диалектлар булса да, әдәби телебез бар, шуның аркасында татар милләте дөньяга танылган зур милләт буларак билгеле. Бер-беребезне сакларга тиешбез. Беркемгә дә сатылырга тиеш түгелбез, милләтләрне вак-төяк төркемнәргә бүләргә кирәкми. Татар милләте бар, булачак», – дип белдерде Нәфыйгулла хәзрәт.

Ул Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң иңкыйраз» дигәненә дә ышанмавын әйтте. «Беркем дә киләчәкне белә алмый. Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дә киләчәкне белмәгән», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100