news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нәфис косметикс»тагы янгыннан соң һавадагы зарарлы матдәләр нормадан артмаган

«Нәфис косметикс» предприятиесендәге кичәге янгыннан соң, зарарлы матдәләргә һава пробасын алу өчен, урынга Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгечләре юл тоткан.

Тикшеренүне экспресс-алым белән урында да, лаборатория шартларында да үткәргәннәр. Һавадагы зарарлы матдәләр концентрациясенең рөхсәт ителгән күләмнән артмавы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы Казанның «Нәфис косметикс» предприятиесендә янгын чыгуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Тиздән бина территориясендә шартлау булырга мөмкин дигән мәгълүмат чыкты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аны кире какты. Берникадәр вакыттан соң янгынны сүндерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot