news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәфигулла хәзрәт Аширов: Уннан ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый

19-21 май көннәрендә Казанга Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 1000нән артык дин әһеле җыелды. Җыен «Милли тормыш һәм дин» дигән темага багышланган иде. Җыенда Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов та катнашты һәм үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Нәфигулла хәзрәт Аширов: Уннан ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүгенге көндә «Гаилә елы» турында күп сөйлибез. Бу – бөтен халыклар өчен әһәмиятле булса да, безнең татар халкы өчен тагын да мөһим.

Милләтләр исәбен алганнан соң булган нәтиҗәне искә төшерәм. Бик үкенечле: татар халкы артмаган диярлек. Кайбер халыклар 60, 70, 80 процентка арткан булса, татар халкының бу мәсьәләдә хәле авыр.

Пәйгамбәребез с.г.в. бөтен милләтебезгә, өйләнешегез, бала табыгыз, нәселне күбәйтегез, Кыямәт көнендә сезнең күплегегез белән горурланасым килә, дигән. Камил хәзрәткә (Сәмигуллин – Татарстан мөфтие. – ИТ) бер төрле карар чыгарыргамы инде. Мөфтиләр, имамнар, гаилә корып, уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый инде.

Җыенның пленар утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Энҗе Габдуллина һәм Гөлүзә Ибраһимова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot