news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфигулла Аширов: Бәйрәмнәрдә генә түгел, фаҗига вакытында да берлекне күрсәтәбез

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов Болгар җыенының тантаналы ачылышында татарларның бердәмлеге турында әйтте.

«Бүген халык күп җыелды, ләкин безнең милләтебез, халкыбыз бәйрәмнәрдә генә түгел, фаҗигалар вакытында да җыелыша. Себердә татар авылында фаҗига булгач та, конгресс булышты. Бәйрәмнәрдә генә түгел, фаҗига вакытында да берлекне күрсәтәбез», – диде ул.

Ул ислам дине тарихын һәр мөселман белергә тиешлеген искәртте. «Әлхәмдүлилләһ, изге Болгар җирләребез – иманыбызны безгә тапшырган җир. Агач ничек тамырсыз яши алмый, бу да тамырыбыз, тарихыбыз дип әйтергә була. Милләт тарихын белми икән, ул милләтнең киләчәге юк, дигәннәр. Әгәр дә ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән җирне хөрмәт итмәсәк, рухыбызны, динебезне яңарта торган җир дип карамасак, киләчәгебез авыр була. Аллаһ безгә нинди берлек бирде, мин шуңа шат», – дип белдерде Нәфигулла хәзрәт.

Ул кайчак догалар кабул булмаганына зарланулар булганын һәм моның сәбәбен әйтте. «Нигә Аллаһ иминлек бирми? Сез барыгыз да изгелеккә чакырыгыз, күршеләрегез, авылдашлырыгызны өндәгез, чөнки алай булмасагыз, бозыклыкны тыймасагыз, догалар кылырсыз, әмма җавап сезгә килмәс, дигән. Димәк, Аллаһ иманны кабул иткәннән соң, башка кешеләргә дә шул иманны йоктырырга, дәгъват итәргә, чакырырга кушкан, шул вакытта гына иман, иминлек көчәер, үзебезнең җирләребезнең тагы да бәрәкәтен күрербез», – диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100