news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кощак авылы янындагы трассада җир өсте кичүе җимерелгән

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына җир өсте кичүенең җимерелүе турында хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, гадәттән тыш хәл Царево торак комплексына таба барганда, Кощак авылы янында булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, конструкция кузовы күтәртелгән килеш хәрәкәт иткән йөк машинасы аңа килеп бәрелгәннән соң җимерелеп төшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot