news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Надыйр Хәйруллин Казан шәһәр Думасы депутаты булудан туктады

Хәйруллин Кулагин бермандатлы сайлау округы буенча депутат итеп сайланган иде.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Надыйр Хәйруллин Казан шәһәр Думасы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерде. Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 29нчы сессиясендә аның карарын хупладылар.

«Дума адресына Хәйруллин Надыйр Бәһрәм улыннан депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерү турында гариза килде», - дип хәбәр итте Казан мэры урынбасары Людмила Андреева.

Надыйр Хәйруллин Кулагин бермандатлы сайлау округы буенча депутат итеп сайланган иде.

  • Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллин мошенниклыкта гаепләнде һәм өч елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100