Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Надыйр Хәйруллин җинаять кылуда шикләнелеп, "Бердәм Россия" әгъзасы булудан туктатыла
Әлеге карар эшкуар һәм Казан шәһәре Думасы депутатыннан гаеп алынганчыга гамәлдә булачак.
(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Казанның “Бердәм Россия” сәяси советы “Мойдодыр-Казан” оешмасы генераль директоры, Казан шәһәре Думасының “Бердәм Россия” фракциясе лидеры Надыйр Хәйруллинны партия әгъзалыгыннан азат итте. Бу хакта "Татар-информ” агентлыгына “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Лукина хәбәр итте.
Тиешле карар бүген, 5 майда, Хәйруллинга җинаять эше кузгатылу сәбәпле, җирле сәяси совет утырышында кабул ителгән.
Искәртеп үтик, Казан шәһәре Думасы депутаты аеруча зур күләмдә ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, ул легаль булмаган рәвештә төзелгән күп фатирлы йорт хуҗаларыннан түрәләргә бирү өчен 24 миллион сум акча алган. Алар бүләк өчен канунсыз рәвештә кирәкле документларны рәсмиләштерергә тиеш булган. Эшмәкәр кулга алынган.
“Бердәм Россия” партиясе уставы нигезендә җинаять эше кузгатылганда ул кеше әгъзалыктан алына. Әлеге карар эшкуар һәм Казан шәһәре Думасы депутатыннан гаеп алынганчыга кадәр дәвам итәчәк. Әгәр дә суд аны гаепле дип тапса, аның партия әгъзасы булуы юкка чыгарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз