Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Надир хәзрәт Гатауллин: Арча районы Югары Курса мәчетен быел көзен ачарга ниятлибез
Арча районы Каенсар авылы мәчете имам-хатыйбы Надир хәзрәт Гатауллин «Кышкар укулары» фестивалендә Югары Курса авылындагы борынгы мәчет быел ачылачагын әйтте.
«Курса авылында мәчет төзекләндерелә, аны быел көзен ачарга ниятлибез. Биредә Габденнасыйр Курсавиның музее, китапханә, мәдрәсә дә булачак. Мәчет зур комплекс булыр дип уйлыйбыз», - диде ул чыгышында.
«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон әйтүенчә, Таш мәчетнең көньякка караган яртысын XIX гасыр уртасында Казанның 2нче гильдия сәүдәгәрләре Гобәйдулла бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай һәм аның бертуган энесе Габделкәрим төзетә.
«1863 елның ахырында Габделкәрим Апанаев, өч тәрәзә уемы өстәп, бинаның төньякка караган ягын салдыра. 1880 елда мәчет төзекләндерелә, түбәсе һәм манарасы яңартыла. XVIII гасыр ахырында — XIX гасыр уртасында мәхәллә имам-хатыйбы булып атаклы дин эшлеклесе Габденнасыйр Курсави (1776-1812) хезмәт итә. Мәчет каршында зур мәдрәсә оештырып, яхшы мөгаллим исеме ала», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз