news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Надир Әлмиев: Минем өчен Габдулла Тукай премиясе көтелмәгән бүләк булды

Туган телгә багышланган чарада рәссам Надир Әлмиев Татарстан сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә дәрәҗәле бүләккә лаек булды.

Надир Әлмиев: Минем өчен Габдулла Тукай премиясе көтелмәгән бүләк булды
tatarstan.ru

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда Туган телгә багышланган чарада рәссам Надир Әлмиевка Габдулла Тукай исемендәге премия тапшырдылар. Ул Татарстанның сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен дәрәҗәле бүләккә лаек булды.

«Минем өчен Габдулла Тукай премиясе көтелмәгән бүләк булды. Бу минем чираттагы тормыш этабым», — диде Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Надир Әлмиев.

Рәссамны график эшләре, «Колокола Хиросимы» циклы, татар шагыйрьләре Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Сибгать Хәким, Гадел Кутуй һ.б. җыентыкларына иллюстрацияләр һәм «Татарстан, Алтай» пейзажлары сериясе өчен премия тапшырылган.

«Бүген шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу көне. Ул яшьли вафат булуга карамастан, халык хәтерендә гасырлар буена тирән эз калдырган», — диде рәссам.

Татарстан һәм Россия халык рәссамы Надир Әлмиев 50 елдан артык иҗат итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot