news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Надеждино авылында иске мәдәният йорты урынына заманча клуб төзеделәр

Яңа бинада китапханә, клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл советы булган күпфункцияле үзәк урнашачак.

Надеждино авылында иске мәдәният йорты урынына заманча клуб төзеделәр
«Алга» газетасы

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы Надеждино авылында 100 кешегә исәпләнгән заманча күпфункцияле үзәк төзелеше төгәлләнеп килә. Бинада китапханә, клуб, авыл советы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Бу турыда «Алга» газетасы хәбәр итә.

«Без бик шат. Безнең авыл бөтенләй башкача күренә башлады. Бездә еш кына җыелышлар, иҗади чаралар була. Авылдашлар белән заманча матур бинада очрашу тагын да күңелле булачак», — дип фикерләре белән уртаклашты җирле халык.

Алар авылда Мәдәният йорты иске булуы турында сөйләделәр. Иске бинаны аның урынында халыкны аралашу һәм ял итү өчен заманча киңлек булдыру өчен сүттеләр.

«Хәзерге вакытта бинада эчке эшләр тәмамланып килә. Ул арада урамда читән тоталар. Соңрак газон үләне, агачлар  утыртачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot