news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Надежда Тимашова кабаттан ТР Ветераннар оешмалары советы рәисе итеп сайланган

Надежда Тимашова кабаттан ТР Ветераннар оешмалары советы рәисе итеп сайланган

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Тимур Шәйдуллин). Бүген Казанда республика Ветераннар (пенсионерлар) оешмалары республика советының 5нче хисап-сайлау конференциясе узды. Утырышта катнашучылар соңгы биш ел эчендә эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлады.

Конференция эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук бөтен республикадан 100дән артык делегат катнашты.

Бүгенге көндә Татарстан ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмалары республика советы 976 меңнән артык кешене берләштерә, 54 шәһәр һәм район советы, 3292 беренчел оешма төзелгән. 5 ел эчендә Советка 7000нән артык мөрәҗәгать килгән. Үз чыгышында Совет җитәкчесе Надежда Тимашова билгеләп узганча, “Республика советы эшендә инновацияле форма һәм эш алымы үзләштерелгән – территориаль зоналар буенча кураторлык расланган”. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә Бөек Ватан сугышы катнашучыларның фатирларында телефон урнаштыру буенча барлык гаризалары да канәгатьләндерелгән диярлек.

Конференциядә катнашучылар Татарстан Хөкүмәтенең уен бизнесы эшчәнлеген тәртипкә китерү буенча республика законына карата теләктәшлек белдерде. “Безгә моңа карата сезнең фикерне ишетү бик мөһим”, - дип билгеләп узды ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов.

Конференция делегатлары тавыш бирү нәтиҗәләре буенча оешма рәисе урынына бертавыштан хәзерге җитәкче – Надежда Тимашова сайланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot