news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Надежда Рагозина Татарстан юстиция министры урынбасары вазифасыннан китә

Надежда Рагозина 2024 елның 5 июленнән Татарстан юстиция министры урынбасары вазифасыннан китә. Бу хакта ул, имзаланган боерык белән уртаклашып, социаль челтәрдәге шәхси битендә хәбәр итте.

«Рагозина Надежда Владимировнаны граждан хезмәткәренең инициативасы буенча 2024 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазифасыннан азат итәргә», – диелә документта.

Надежда Рагозина 1980 елның 16 гыйнварында Германия Демократик Республикасының Потсдам шәһәрендә туган. 2002 елда Россия Таможня академиясенең Санкт-Петербургтагы В.Б. Бобков исемендәге филиалын «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган.

2010 елның 11 маеннан Рагозина Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазифасын биләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot