news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан территориясендә бер тәүлек эчендә икенче пилотсыз очкычны бәреп төшерделәр

Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә тагын бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Элегрәк һава һөҗүменнән саклану чараларының Мәскәү вакыты белән 08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә бер дронны юк итүе хакында билгеләп үтелгән иде.

Бүген Татарстанда 10:39 сәгатьтән 14:44 сәгатькә кадәр пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Аны атна башыннан инде дүртенче тапкыр керттеләр. Вакытлыча чикләүләр Түбән Каманың (Бигеш) халыкара аэропортында гамәлдә булды. Хәзерге вакытта һава аланы гадәти режимда эшли. Чикләүләр гамәлдә булган чорда бер самолет запас аэродромга киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot