news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Начвин трассаларда элемтә булмавын урманнарда электр юклыгына бәйләп аңлатты

Татарстанда трассаларның кайбер участокларында элемтә юк, чөнки алар электр кабелен үткәрү бик кыйммәткә төшә торган урман массивларында урнашкан. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Илья Начвин шулай дип белдерде.

«Бүген республика юлларында мобиль элемтә булмаган зоналар бар әле. Анда машина йөртүчеләр хәтта ашыгыч хезмәтләрне дә чакырта алмый, навигация дә эшләми. Операторлар белән берлектә без бу нокталарны тикшердек. Төп сәбәп - урманда электр булмавында, ә анда кабель сузу вышканың үзен төзүгә караганда кыйммәткәрәк төшә», – дип аңлатты ул.

Узган ел М-7 һәм М-12 трассаларында шундый зоналарда мобиль элемтә булдырылган, ә быел бу эш Яшел Үзән – Йошкар-Ола һәм Казан – Буа – Ульяновск автомобиль юллары участокларында башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot