news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда Сирәк очрый торган әйберләр бүлмәсе барлыкка киләчәк

Татарстан Милли музеенда Сирәк очрый торган әйберләр бүлмәсе һәм Бер экспонат залы барлыкка киләчәк. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов «12 кат» рубрикасында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Апрель башында музей традицион рәвештә үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бу датага (музейга 1894 елның 5 апрелендә нигез салынган – Т-и иск.) без Сирәк очрый торган әйберләр бүлмәсен ачарга телибез, анда иң борынгы – Мисыр һәм антик коллекцияләр чагылыш табачак. Бу – фиргавеннәр династиясенә караган экспонатлар, культ белән бәйле борынгы әйберләр дә бар. Антик коллекциядә, мәсәлән, Александр Македонский тәңкәләрен күрергә мөмкин. Музейга килүчеләргә шуларны күрсәтәчәкбез», - дип сөйләде Фәйзрахманов.

Кешеләр Казанда Мисыр коллекциясе барлыгын белми дә, диде ул.

«Ә Мисыр коллекциясен бездә дә күрергә мөмкин!» - дип искәртте ТР Милли музее директоры.

Сирәк очрый торган әйберләр бүлмәсе берничә дистә метрлы зур булмаган киңлектә урын алачак.

Моннан тыш, музейда Бер экспонат залында үтә сирәк очрый торган әйберләр күрсәтергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта залның экспозициясен алыштыру планы әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot