Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханә Республика көненә бәйрәм программасы әзерләде
Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне уңаеннан Татарстан Милли китапханәсе бәйрәм программасы әзерләде. Китапханәгә килүчеләрне ачык һавадагы концерт, «Бердәмлек коды» квест-уены, акварель белән скетч ясау буенча остаханә, бөтен гаилә өчен коллаж ясау остаханәсе, китап бүләк итү акциясе, экскурсияләр һәм тематик күргәзмәләр көтә.
28 августта Татарстан Милли китапханәсе террасасында Казан артистлары катнашында «Шәһәр авазлары» акустик концерты узачак. Анда яшь, әмма инде популяр башкаручылар – хопелес, Майкрайз, реблесс һәм KAMILLUNA үз җырларын һәм яраткан композицияләрен башкарачак.
Шимбә программасын язучы Дания Жанси катнашында «Китаплар турында сөйләшик» китап клубы башлап җибәрә. Анда клубның алып баручысы Юлия Шулайя һәм очрашуда катнашучылар белән бергә язучының «DRUZHBA» исемле яңа китабы турында фикер алышачаклар.
«Бердәмлек коды» квест-уены катнашучыларны 1612 ел вакыйгалары белән таныштыра. Алар Мәскәүнең азат ителүе, Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе турында беләчәк.
«Диа-позитив» лабораториясендә катнашучылар «Мактанчык бай» һәм «Тегүче, җен баласы һәм аю» әкиятләрен рольләргә бүлешеп укый, диафильмнар карый алачак һәм әсәрләрнең сюжеты, төп геройлары турында фикер алышачак.
«Автор нәрсә әйтергә теләгән?» китап шоуында Казанның «Comedy Crew» стендап-клубы резидентлары Евгений Шишкин, Дарья Смыкова, Сильвер Асмаев һәм Арина Юнысова Иван Гончаровның «Обломов» романына бәйле детальләрне эзләячәк. Алар әдәбият дәресләрендә укучылар игътибарыннан читтә калган үзенчәлекләргә тукталырга ниятли.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, китапханәгә килүчеләрне зур бәйрәм программасы көтә.
Атна саен уздырыла торган «Читашки» китап клубында катнашучылар Милли китапханә бинасы янындагы «Хөррият» скульптурасы турында фикер алышачак.
«Ил авазлары» коллаж остаханәсендә бөтен гаилә белән катнашып һәм күпмилләтле илнең коллаж-символын бергәләп ясап була.
Татарстан Милли китапханәсенең музыка залында интерактив очрашу һәм викторина оештырыла. Катнашучылар китапханә фондында сакланучы винил пластинкаларда яздырылган музыка, шулай ук СССРның халык артисты Габдулла Шамуков укуында «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләрен тыңлый ала.
Якшәмбе көнне «Саклаучылар» һәм «Әйдәгез танышыйк» экскурсияләре, шулай ук «Губерна чорындагы Казан» (фотокүргәзмә, конференция залының уң канаты), «Һади Атласи: җәмәгать эшлеклесе һәм тарихчы. Тууына - 150 ел» (классик уку залы), «Республиканың мәдәни коды» (классик уку залы) күргәзмәләре оештырыла.
29 һәм 30 августта ике көн дәвамында китапханәнең беренче каты фойесында «Китап базары» эшләячәк. Теләгән һәркем укылган, яхшы хәлдәге китапларын китереп, башка китапларны бушлай алып китә алачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз